Хөрмәтле хатын-кызлар!
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан керсез котлауларны кабул итегез!
Сез дөньяга яктылык, шатлык һәм тынычлык алып киләсез. Сез безгә үз көчебезгә ышанырга ярдәм итәсез. Сезнең матурлыгыгыздан, мәхәббәтегездән, яхшылыкларыгыздан, йөрәк җылыгыздан һәм гыйшкыгыздан тирә-юнебез тагында яктыра, матурлана.
Бүген безнең хатын-кызларыбыз күп төрле өлкәләрдә хезмәт куялар, җәмәгать тормышында актив катнашалар. Эшегездә югары үрләр яулау белән беррәттән гаилә учагының җылысын да саклыйсыз.
Сезнең һәрвакыт матур булуыгызны, тормышка шатлануыгызны һәм үзегезгә ышанычны югалтмавыгызны телим. Гаиләләрегездә тынычлык һәм шатлык хөкем сөрсен! Бәхетле булыгыз!
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.