Чирмешән районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техника базаларына зур игътибар бирелә. "Күтәмә Агрофирмасы"нда бу эш яхшы оештырылган. Бу хакта "Татар-информа" агетлыгы корреспондентына «Элитные семена Татарстана» Ассоциациясендә хәбәр иткәннәр.
Соңгы ике елда, агрофирмада ындыр табагын үзгәртеп корганнар. Мәйдан асфальтланган, бөртек киптерү агрегатлары, орлык калибрлау җайланмасы урнаштырылган.
Моннан тыш, хуҗалыкның 10 мең тонна бөртек сыйдырышлы алты склады бар.
Агрофирма кыр эшләре өчен авыл хуҗалыгы техникалары сатып ала. Соңгы вакытларда гына чит илдә эшләнгән чит ил комбайны һәм дүрт чәчкеч сатып алынган.