Бүген, 2016 елның 7 мартында Чирмешәндә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үтте. Үзәк ашханәдә районның төрле оешмаларында хезмәт куючы хатын-кызлар кунак булды. Бәйрәм белән аларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина котлады.
Тантаналы шартларда номинантларны бүләкләделәр. Кунакларга Казаннан килгән башкаручылар концерт номерлары да күрсәтте.