Бөтендөнья татар конгресы башкарма комитетында 1990 елдан бирле республикада "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы эшләп килә. Аның беренче рәисе - танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитулова.
"Ак калфак" хатын кызлар иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе күптән түгел генә оешты. Оешма составында районда төрле тармакларда эшләүче яшь һәм олы яшьтәге хатын-кызлар бар. Соңгы елларда "Ак калфак" оешмасының район бүлеге активлашып китте, утырыш-җыелышлар, кул эшләре буенча мастер-класслар оештырдылар. Яңа ел алдыннан ялгыз яшәүчеләрне Яңа ел белән тәбрикләделәр, солдатларны 23 февраль белән котлап открыткалар яздылар.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 6 мартта "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе зур бәйрәм оештырды. Чарада һәр авылдан 4әр кеше катнашты.
Актив хатын-кызлар Татар халкының милли ашы - "Бавырсак" конкурсында катнашты. Конкурс йомгаклары буенча Лашман бүлекчәсе - беренче, Түбән Кәминкә авылы бүлекчәсе - икенче, Югары Кәминкә авылы бүлекчәсе өченче булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашкан 15 кешегә кызыксындыру бүләкләре бирелде.
Чарада катнашучыларның барысына да "Ак калфак" символы тапшырылды.