Масленица башланды

2016 елның 8 марты, сишәмбе

8 мартта, Чирмешәндә, яшьләр мәйданчыгында кышны озату бәйрәме үтте. Кунаклар өчен  декоратив-гамәли сәнгать осталары, сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән күргәзмә эшләде. Төрле мавыктыргыч конкурслар, уеннар оештырылды, кулакларны коймак белән дә сыйладылар.

Билгеле булганча,  Масленица  славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы  бәйрәмнәренең  берсе. Кышны озату, язны каршы алу  бәйрәмен  бу халыклар элек-электән зурлап  бәйрәм  иткәннәр.

Әлеге бәйрәм христиан халкының олы постлары башланыр алдыннан да билгеләп үтелүе белән күркәм булып тора.  Бәйрәм атна буе дәвам итә һәм аның соңгы көне аеруча зурлана.  Бәйрәм бик  тә кызыклы, җанлы итеп  әзерләнә. Монда кышны озатуның тарихы, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин.

Барча халык бии, җырлый һәм дә коймак белән сыйлана. Коймак исә язгы кояш симолын гәүдәләндерә. Бәйрәм көнне шулай ук, саламнан эшләнгән карачкыны яндыру төп атрибут булып тора. Аны хәзерге вакытта хатын-кыз киеменә киендерсәләр, элек исә ул ир-ат киеменнән булган. Салам карачкы белән бергә иске, кирәкмәгән әйберләрне, кайгы-хәсрәтләрне яндыралар.

Христиан динен  тотучыларда Масленицаның соңгы көнендә  бер-берсеннән гафу үтенү каралган, моңа җавап итеп исә алар, "Алла кичерер" дип җаваплыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International