Гали авылында кунакта

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

2016 елның 5 мартында Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Гали авылында Бөтендөнья татар конгресы башкарма комитеты, ТР мәдәният министрлыгы, ТЯГ телерадиокомпаниесе оештырган  «Халкым минем – 2016» фестивалендә Чирмешән районының җырчылары һәм нәфис сүз осталары да катнашты.  Фестиваль Бөек татар язучысы Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышланган иде.

Безнең районнан Рушания Шакирова һәм Илһам Мортазин җитәкчелегендә 13 якташыбыз үз осталыкларын күрсәтте. Чарада тамашачыларга барлыгы 80 номер тәкъдим ителде. Безнекеләрнең чыгышын тамашачы җылы кабул итте, жюри да безнең артистларга югары бәя бирде - 5 призлы урын алдылар.  Вокал буенча Айнур Галләмов - 1 урын, Данияр Гарифуллин һәм Зөфәр Сәлимов 2нче урынга ия булдылар. Сәнгатьле уку буенча Гөлгенә Әлмиева - беренче, Хәлил Гыйльманов икенче булды. Барлык җиңүчеләргә дә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Чирмешән районы мәдәният бүлеге исеменнән барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International