2016 елның 4 мартында Казан шәһәрендә  8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан   "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсына йомгак ясау чарасында Чирмешән районы делегациясе дә катнашты

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

2016 елның 4 мартында Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов катнашында үткән зур чарада  -   8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан   "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсына йомгак ясау чарасында Чирмешән районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында Ивашкинодан сөт җыючы Маргарита Белорусова, Лашман мәктәбе укытучысы Халидә Дәүләтшина, район үзәк больницасы статисты Зилә Минеголова, Бәркәтә авылы китапханәчесе Әлфия Сөләймановалар барды.  Делегациянең җитәкчесе - Чирмешән авылы "Әкият" балалар бакчасы мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International