Атналык киңәшмә

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүген, 2016 елның 9 мартында  район башлыгы  Фердинат Дәүләтшин оешма, предприяте җитәкчеләре hәм авыл җирлекләре башлыклары белән  атналык киңәшмәне үткәрде. 
Киңәшмәдә катнашучыларны  райондагы оператив хәл белән, спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым җыю,  торак  коммуналь хуҗалыгына булган бурычлар, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю торышы белән таныштырдылар. Газета-журналларга язылу компаниесе башлану хакында да хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International