Семинарның төп максаты - чуваш теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибәләре белән танышу һәм уртаклашу. Чуваш теле укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
Семинарда катнашучылар мәктәп укучыларының остаханәдәге эшләре белән таныштылар. Эчтәлекле, кызыклы семинар оештырган өчен Захарова Марина Анатольевнага рәхмәт белдерәбез.