5 мартта Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбе концерт күрсәтте. Концерт карарга мәктәп укучылары һәм авыл халкы җыелды. Бу кичтә татар композиторларының җырлары яңгырады, "Счастливое детство" һәм "Хрустальный башмачок" хореография коллективлары биюләрен күрсәтте. Концертта сәнгать мәктәбендә укучы 43 бала катнашты.