Чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен март аеның соңгы шимбәсендә үткәрә һәм барлык кешеләрне, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль берәмлекләрне бу вакытта бер сәгатькә утны сүндереп, электр приборларын өзеп торырга чакыра.
Ел саен уза торган халыкара «Җир сәгате» акциясе быел 19 мартка туры килә. Ул 20.30 дан 21.30 сәгатькә кадәр барачак (җирле вакыт белән). Бу турыда ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.