Чирмешән районында янгын һәм полиция хезмәткәрләре боз астына киткән балыкчыны коткардылар

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 9 мартында, 7 сәгать 35 минутта Чирмешән елгасында кеше бату турында хәбәр килә. Ир-ат  елга аша чыгып барганда боз ватыла.

Вакыйга урынына 135нче санлы янгын бүлеге хезмәткәрләре -  смена тапшыручы һәм кабул итүче начальниклар Иван Прудников һәм Алексей Миронов, шулай ук янгын сүндерүчеләр Виталий Миронов һәм Фәнил Бадаевлар килә.

Ярдан 15 метр ераклыктагы батучы ирне коткару эшенә керешәләр. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре дә килеп җитә. Алар бергәләшеп зыян күрүчене ярга чыгаралар. 1946 елгы ир-ат вакыйга урынына килгән  ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләренә тапшырыла. 7 сәгать 50 минутта коткару эше тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International