Бүгенге көндә СПИД чире турында җирнең бөтен почмагында да билгеле. Аны 20 һәм 21 гасыр чумасы дип тә атыйлар.
Чирмешән районында ВИЧ инфекциясенең 19 очрагы теркәлгән. Район үзәк больницасы хезмәткәрләре олы яшьтәге эшләүче халык арасында, мәгълүматлы булуларын ачыклау максатында, сораштыру үткәрә. Чирмешән "Коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре арасында мондый сорашу үткәргәннәр. 12 кешегә лекция укыганнар һәм ВИЧ инфекциясен кисәтү турында буклетлар таратканнар.
Вирус һава, тын юллары, урын-җир, савыт-саба аша һәм транспортта да таралмый. Ул бары кан, сперма, күкрәк сөте аша гына бирелә. Димәк, бары кеше үзе генә үз-үзенә куркыныч тудыра ала.
Мондый чара башка оешмаларда да үткәрү планлаштырыла.
Һәр кеше бу чир үзенә йокмаска тиеш дип уйлый. Кызганычка каршы бер саксызлык бөтен гомереңә җитәргә мөмкин.