"Три Сосны - 2016" чаңгы ярышлары

2016 елның 11 марты, җомга

2016 елның 8 мартында Сосновка авылында "Три Сосны - 2016" чаңгы ярышлары үтте.  Ярышларда Чирмешән, Аксубай, Нурлат, Чистай,  Шентала районнары чаңгычылары катнашты.  Иске Элмәле мәктәбе укучылары: Захаров Игорь, Бодрягин Сергей, Шерматова Ангелина, Колесникова М. И. үз  яшь категорияләрендә беренче  булдылар. Ә Колесникова Ксения, Микушова Диана, Шерматова Т.С. икенче урын алдылар. Пневматик винтовкадан ату һәм автоматны сүтеп-җыю буенча да ярыштылар.  Ярышта катнашучыларны кайнар аш белән сыйладылар.

Марина Колесникова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International