2016 елның 20 мартында Чирмешәндә үзсалым буенча референдум үтә

2016 елның 11 марты, җомга

2016 елның 20 мартында 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Чирмешән районының барлык 18 авыл җирлегендә дә үзсалым  буенча җирле референдум узачак.

Үзсалым җыю юлы белән авылларда  урам яктырткычлары сатып алу һәм урнаштыру, юллар ремонтлау, зиратларны төзекләндерү кебек әһәмиятьле сораулар хәл ителә.

Һәркем үзенең туган авылын матур, төзек итеп күрәсе килә. Район халкы шуны аңлап референдумда дөрес карар кабул итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International