ТР Чирмешән районы "Күтәмә Агрофирма"сы җәмгыяте 100 башка сөтчелек фермасы ачарга планлаштыра

2016 елның 11 марты, җомга

Бүген төп керем дуңгызчылыктан һәм үсемлекчелектән. Җәмгыятьтә 1,7 мең баш дуңгыз бар. Бу тармак хуҗалыкка ел әйләнәсе табыш китерә.

Үсемлекчелек тә хуҗалыкка зур табыш китерә. Үткән ел хуҗалык 552 гектарда көзге бодай үстерде, уртача бер гектардан 32,3 центнер  уңыш җыелды. Бу район күрсәткеченнән күпкә артык.

Бүген хуҗалыкка 40 сыер алдылар, баш санын 100гә җиткерергә планлаштыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International