2016 елның 6 мартында Чирмешән чаңгычылары Аксубай районында "Лыжня Беловки" ярышларында катнаштылар

2016 елның 11 марты, җомга

2016 елның 6 мартында Чирмешән чаңгычылары Аксубай районында "Лыжня Беловки"  районара ачык ярышларында катнаштылар. Аксубай районында, кагыйдә буларак, Лыжня Беловки чаңгы сезонын яба.

Үз яшь группаларында Игорь Захаров, Сергей Бодрягин һәм Марина Колесникова (Иске Элмәле мәктәбе) беренче булдылар.  Ульяновкадан Ю.Тимирясова - беренче. Иске Элмәле мәктәбеннән Ксения Колесникова - икенче, Ульяновкадан М.Тимирясова өченче булды. Иске Элмәле мәктәбеннән Диана Микушова -дүртенче.

Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. Ярышларда катнашучыларны  кайнар аш, чәй һәм коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International