Чаңгы ярышларында призлы урын алган районның муниципаль хезмәткәрләр командасын котлыйбыз!

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

2016 елның 12 мартында Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй" спорт үзәгендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары  үтте.

Чирмешән районы командасы составында башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары Рәмзия Долгополова,  мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова, Югары Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлназ Моксинова,  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин,  Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнис Гатауллин чыгыш ясады.

13 команда арасында, өченче зонада, безнекеләр призлы өченче урынга ия булдылар.

Команданы җиңүләре белән котлыйбыз! Башка спорт төрләрендә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International