Иван Гурьевич Силантьев - Сәләнтәй бабайны (халык аны үз итеп шулай атап йөрткән) безнең районда бик яшьләр генә белмидер. Спас районында туса да, без аны үзебезнеке дип саныйбыз, шундый бөек, уникаль шәхес белән горурланабыз.
Иван Гурьевич 1930-1960нчы елларда гына да төрле дәрәҗәдәге 3 меңләп операция ясаган, трахома чире йоктырга тагын бик күп авыруларны үлемнән алып калган. 1895 елда туган Иван Силантьев Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында да катнаша. Хирург буларак, йөзләрчә совет сугышчысын дәвалаган.
Сәләнтәй бабай безнең районга 1930 елда килә. Башта Түбән Кәминкәдә участок больницасында мөдирлек итә. 1946-1958нче елларда хәтта район сәламәтлек саклау тармагын җитәкли.
-Ул чын мәгънәсендә халык табибы иде, гади, үз эшен яхшы белүче белгеч һәм җитәкче иде, - диләр аның турында район халкы. - Элек бит авылларда, хәтта район үзәгендә дә рәтле юллар юк, больницада шартлар бик начар иде. Аны халык әле дә онытмый, бу аңа булган олы хөрмәт турында сөйли. Чирмешәндәге бер урам аның исемен йөртә. Туган як тарихы музеенда РСФССРның һәм Татарстанның атказанган врачы Иван Гурьевич Силантьевның тууына 115 ел тулу уңаеннан күргәзмә дә ачылды.
Әйе, халык Гиппократ антына тугры табиб Иван Гурьевичны изге кешегә санады.
Табибның кызы Силантьева Людмила Ивановна әтисен болай искә ала: "Әти бар гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлады, эшләгән вакытында без аны өйдә сирәк күрә идек."
Иван Гурьевич Силантьев 75 яшендә генә эшеннән китә. 1974 елда Чирмешән зиратында җирләгәннәр...