"Ел укытучысы - 2016" Бөтенроссия конкурсының республика этабы башланды

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Бүген, 14 мартта  Казан шәһәренең 177нче мәктәбе базасында "Ел укытучысы - 2016" Бөтенроссия конкурсының республика этабы ачылды. Зона этапларыннан соң 40 укытучы республика этабына үтте.

Конкурсның беренче турында  Казанның 8, 96, 155, 177, 179нчы мәктәпләрендә ачык дәресләр күрсәтү, методик семинарлар белән башланып китте.

40 укытучы арасында безнең район вәкиле дә бар.  Бу дәрәҗәле конкурста Күтәмә урта мәктәбенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миронова Елена Вадимовна, 14 марттан 18 мартка кадәр, район данын яклаячак. Якташыбызга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International