"Аҗаган - 2016"

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

2016 елның 12 мартында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты базасында "Аҗаган-2016" спорт уеннарының район этабы узды. Уеннарда 9 мәктәп катнашты.

Ярышларда кадет мәктәбе беренче урынга чыкты.  Иске Элмәле мәктәбе - икенче, Әккәрәй мәктәбе - өченче.

Җиңүче команда Спас районы Болгар шәһәрендә үтәчәк "Аҗаган-2016" республика ярышларының зона этабында район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International