2016 елның 20 мартында 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Чирмешән районының 18 авыл җирлегендә дә үзсалым буенча җирле референдумнар үтәчәк.
Үзсалым юлы белән авыл җирлекләрендә урамнарга яктырткычлар алу һәм урнаштыру, юллар ремонты, зиратларны төзекләндерү кебек сораулар хәл ителә.
Һәркем үзенең кече ватанын төзек һәм матур итеп күрәсе килә. Шуны аңлап, халык дөрес карар кабул итәр.
Референдумга рәхим итегез!