Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына Әлмәт шәһәреннән дингә ышанучы бер төркем христианнар килде. Алар христиан җырлары башкардылар, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр, библиядән өзекләр укыдылар. 5-6 яшьлек балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырладылар.

Интернатта яшәүчеләр аларның килүләренә бик шатландылар, тагын килүләрен сорадылар. Тыл хезмәтчәне Александр Арсентьевич Ильин күз яшьләрен тыя алмады.

Кунаклар биредә яшәүчеләргә китаплар һәм библия бүләк иттеләр, җиләк-җимеш белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International