Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төбәк этабы нәтиҗәләре

2016 елның 18 марты, җомга

Талантлы һәм сәләтле укучыларны ачыклау максатында 12 январьдан 5 мартка кадәр Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төбәк этабы узды. Безнең районнан 4-7, 8-11 классларда укучы 54 бала катнашты. Үткән ел белән чагыштырганда призерлар саны да артты.

Яңа Элмәле мәктәбенең 11 класс укучысы Юлия Скворцова (укытучы - Захарова Марина Анатольевна)  чуваш теле буенча республика олимпиадасында җиңүче һәм төбәк олимпиадасында призер булды.

 Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында кадет мәктәп-интернаты укучылары Мәссаров Минсабир һәм Миронов Роман (укытучы -  Мәссаров Хәким Сабирҗан улы) призлы урын алып кайттылар.

Шулай ук Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында әдәбият фәненнән дә призер бар: Чирмешән лицеенан 11 класс укучысы Палаткина Ольга.

Республика олимпиадасында татар теленнән 4 призерыбыз бар: Галимова Инзилә, Мөхәммәтшина Мәдинә - Чирмешән лицее укучылары (укытучы - Котбиева Миләүшә Вәгыйз кызы);  Капитонова Альбина - икенче Чирмешән мәктәбе укучысы ( укытучы - Мифтахова Ләйсән Габделбәр кызы);  Круговова Наталья - кадет мәктәп-интернаты укучысы (укытучы - Талипова Наилә Кәлимулла кызы). Лашман мәктәбеннән  11 класс укучысы Гатина Гөлназ (укытучы - Юнысова Фирүзә Хәмзә кызы)  республика олимпиадасында татар әдәбиятыннан призлы урын алып кайтты.

Рус теле буенча да республика олимпиадасында 4 призер бар: Яңа Элмәле мәктәбеннән Васюткина Мария (укытучы - Мельникова Татьяна Васильевна); Чирмешән лицее укучылары  - Гатин Айнур, Гомәров Ирек (укытучы - Закирова Гөлүсә Кәүсәр кызы). Чирмешән лицееннан  Шарапова Йолдыз  (укытучы - Фролова Татьяна Владимировна) рус теленнән дә рус әдәбиятыннан да призер булды.  Закирова Гөлүсә Кәүсәр кызы һәм Закирова Лилия Ривгать кызы укучылары Мортазина  Гүзәл һәм Гамирова Ләйсән республика олимпиадасында рус әдәбиятыннан призлы урын алып кайттылар.

Призерларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International