"Ел укытучысы - 2016"

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

2016 елның 18 мартында  Яңа Чишмәдә "Ел укытучысы- 2016" республика конкурсының  "Ел класс җитәкчесе", "Педагог-психолог", "Өстәмә белем бирү педагогы", "Ел  наставнигы" номинацияләрендә зона этабы үтте. Бу зонада тугыз район (Алексеевск, Аксубай, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Спасс, Чирмешән, Чистай, Яңа Чишмә) педагоглары көч сынашты.

"Ел класс җитәкчесе" номинациясендә безнең районны  Күтәмә мәктәбе укытучысы, район турының җиңүчесе - Чалин Александр Германович тәкъдим итте. "Педагог- психолог" номинациясендә чыгыш ясаган якташыбыз, Чирмешән кадет мәктәп-интернаты психологы Мөхәммәтгалиева Альбина Әсхәт кызы өченче урынны алды. Ул 28 мартта Казан шәһәрендә үтәчәк конкурсның финалында, призер өчлек арасында, Яңа Чишмә зонасын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International