Безнең район тәрбиячеләре, 2016 елның 22 мартында Нурлат районында узган, "Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының зона турында катнаштылар

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Безнең район тәрбиячеләре, 2016 елның 22 мартында Нурлат районында узган, "Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының зона турында катнаштылар.

Конкурсның зона турында биш районнан (Нурлат, Алексеевск, Әлки, Чирмешән, Спас) икешәр педагог көч сынашты. 

Конкурсантлар иҗади презентация һәм балалар белән чара тәкъдим иттеләр. Бәйгедә  район данын "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Галәүтдинова һәм "Ландыш" балалар бакчасының татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе Ләйсән Яруллиналар яклады. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International