Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенүстерү» программасы буенча матди-техник базаны ныгыту өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте.
Документлар һәм гаризалар 2016 елның 16 мартыннан 16 апреленә кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» бүлекчәсендә урнаштырылды.
Сораулар туган очракта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә (8-84396) 2-51-17 номеры буенча шалтыратырга була.