ТР торак пункатларын чистарту буенча, 2016 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Бу вакытта районда өмәләр үткәреләчәк. Район территориясен чүп-чардан арындыру, агач, куаклар утырту, төзекләндерү чаралары үткәрү планлаштырыла.