Приволже федераль округының «iВолга-2016» яшьләр форумында катнашырга теләүчеләрне 1 мартта терки башладылар. Форум йомгаклары буенча иң яхшы проектлар грант алачак.
Форум 2016 елның 15 июненнән 25 июненә кадәр Самара шәһәрендә 10 тематик смена буенча үтәчәк.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, электрон адрес: cheremshan.odms@tatar.ru