2016 елның 20 мартында физкультура сәламәтләндерү комплексы һәм район мәдәният йрты спорт залларында волейбол буенча ярышлар узды. Барлыгы сигез команда (Чирмешән, Кара Чишмә, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Елхово, Түбән Чегодай, Югары Чегодай, Кармыш) көч сынашты.
Тәнәфес вакытында, намаздан соң кунакларны аш белән сыйладылар, мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов вәгазь сөйләде. Төшке аштан соң уеннар дәвам итте, финалга чыгучылар ачыкланды. Финал уеннары 27 мартта узачак.