Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Захарова ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс Бөтенроссия конкурсында I урын алды

2016 елның 26 марты, шимбә

"Туган тел" ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс Бөтенроссия конкурсының йомгаклау тантанасында ТР Премьер-министр урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Элгел Фәттахов та катнашты. Бу чара 25 мартта Татарстанның халыклар дуслыгы йортында узды.

Конкурста Россиянең 15 төбәгеннән йөздән артык ана теле укытучысы катнашты. Финалга 34 педегог чыкты. Конкурсның очный туры 24-25 мартта Казанда булды.

Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Захарова ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс Бөтенроссия конкурсында I урын алды.

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре:

1 урын -  Розалия Рамазанова, Биектау районы Куркачи мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1 урын -  Марина Захарова, Чирмешән районы Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы

1урын -  Зәбирә Риянова, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренең 24нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2 урын - Гөлнара Мубинова, Теләче районы Большеныр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2 урын -  Люция Селезнева, Азнакай районы Актүбә эшчеләр поселогы 2нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

2 урын - Лилия Кильмөхәмәтова, Оренбург өлкәсе, Саракташ районы, Никитинск мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

3 урын - Энҗе Гаязова,Казан шәһәре, Совет районы 175нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

3 урын – Олеся Антипова, Арча районы Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы

3урын - Халидә Кирамова, Төмән шәһәре 52нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International