Атналык киңәшмә

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Бүген, 2016 елның 28 мартында  район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров оешма, предприяте җитәкчеләре hәм авыл җирлекләре башлыклары белән  атналык киңәшмәне үткәрде. 
Киңәшмә бүләкләүләрдән башланып китте.  "Чирмешән май-сыр заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте технологы - Вера Александровна Зайцева күпьеллык нәтиҗәле хезмәте хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының Мактау грамотасы һәм районның социаль-иктисади үсешенә лаклы өлешкерткәне өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чирмешән мәчетенең имамы Хабир хәзрәт Хановка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Хабир хәзрәт Чирмешән мәчетендә 4 ел эшләде, хәзер башка җиргә эшкә китә.

Киңәшмәдә катнашучыларны  райондагы оператив хәл белән, спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым җыю,  торак  коммуналь хуҗалыгына булган бурычлар, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю торышы белән таныштырдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International