Атналык киңәшмә

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2017 елның 30 январенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин  оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә бүләкләүләрдән башланды.  Казанда 2015 елда су спорты төрләре буенча XVI  дөнья чемпионатын үткәрүдә һәм әзерләүдә булышкан Рәхимҗанова Флера Мансур кызы һәм Колесникова Марина Ивановналар "Казанда 2015 елда су спорты төрләре буенча  XVI дөнья чемпионаты" меделе белән бүләкләнделәр.

Атналык киңәшмә барышында  район полиция бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы  Дмитрий Ефимов, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин,  район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Надежда Фомина, мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эдуард Андреев, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International