Лашманда авыл җирлеге бинасы төзелә.
Төзелеш эшләрен "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе" җәмгыяте (җитәкчесе Габбас Галимов) алып бара. Республика программасы буенча Лашман авыл җирлеге өчен бина төзүгә 4329,24 мең сум акча бирелгән. Объектта эш ахырына якынлаша, төзүчеләр бина эчендә су үткәргечләр сузу белән мәшгуль.