Чирмешәндә 2015 ел йомгаклары буенча сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слеты үтте.
2016 елның 1 февраленнән, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары арасында, "Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының район туры старт алды.
Бүген, 20 февральдә Чирмешән районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
"Җиңүгә юл": патриотик библиозарница.
Чирмешән авылы "Ландыш" балалар бакчасында Ватан сакчысы көненә багышланган бәйрәм үтте
Бу атнада Туйтәт һәм Иске Кадида концертлар булды. Шимбә көнне Чумачкада концерт була.
Беренче урынны алган Күтәмә мәктәбе укытучысы Чалин Александр Германовичка 15000гә сертификат, Волга буенча теплоходта сәяхәт һәм грамота тапшырдылар. Икенче урынны алган Ивашкино мәктәбе укытучысы Степченко Светлана Евгеньевна 10000лек сертификатка һәм грамотага, өченче урынны алган Иске Кади мәктәбе укытучысы Булатова Сәрия Вәгыйзь кызы 5000лек сертификатка һәм грамотага ия булдылар.
18 февральдә Чистайда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" зона конкурсы үтте. Анда Кама аръягының сигез районы: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай чыгыш ясады.
18 февральдә Чирмешән лицеенда укытучылар өчен "ДЙАга нәтиҗәле әзерлек" темасына семинар булды.
Район үзәк больницасы ГТО нормалары үти.