Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сәлахова Гүзәлия Салих кызы укучылары Казан шәһәрендә «СТОЛИЦА» проекты кысаларында гитарада яшь башкаручылар республика конкурсында призер булдылар. Галәветдинов Мансур III дәрәҗә Лауреат, Казаков Камил һәм Михляев Никита I дәрәҗә дипломантлар.
Балалар сәнгать мәктәбе 2020-2021 уку елына укучылар җыя башлады
«100 яхшы эш» акциясе
Зифа Кадыйрова Чирмешән үзәк китапханәсе укучылары белән очрашты
"Аның исеме Чирмешән тарихында" темасына музейдан тыш сәгать
Өлкәннәр өчен бәйрәмнәр оештыру балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен матур традициягә әйләнде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары йорт-интернатта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты белән булдылар һәм биредә яшәүчеләргә концерт программасы бүләк иттеләр. Өлкәннәр үз адресларына котлау сүзләрен игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар: кемдер елмая, кемдер елый... Яшь вокалчылар үзләренең дәртле башкарулары белән елмаю һәм шатлык яшьләре уятты. Укытучылар Григорьевна Н.И. һәм Салахова Г.С. башкаруындагы җыр уңай тәэсир калдырдылар.
4 март көнне балалар сәнгать мәктәбендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу көнне мәктәпнең концерт залы язгы кәеф атмосферасына, тамашачыларның елмаюларына, шатлыкларына бай булды. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны якынлашып килүче яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм якты тормыш теләделәр. Бу көнне башкарылган концерт номерлары, әлбәттә инде, хатын-кызларга багышланды. Хореография бүлеге укучылары үзләренең дәртле биюләре белән аерым кәеф бүләк иттеләр. Бөтен бәйрәм концерты бер сулышта узды, тамашачылар уңай эмоцияләрдә калдырды.
Һава шартларының начараюы турында кисәтү
Туган як тарихы музее
8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә