Мемориаль үзәкнең баш хранителе һәм экскурсоводы тарафыннан «Музей әлифбасы» музей түгәрәге әгъзаларына экспозицион материаллар нигезендә Хәтер һәм дан елы кысаларында дәресләр үткәрелде.
23 гыйнварда балалар сәнгать мәктәбенә Әлмәт музыка көллияте педагоглары чакырылды. Укытучылар һәм укучылар өчен «Туган як музыкасы» дигән темага мастер-класслар үткәрделәр. Педагогларның һөнәри осталыгы музыкаль сәнгать өлкәсендә сәләтле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен яхшы үрнәк һәм стимул булып тора, мәдәни традицияләрне саклап калуга һәм таратуга ярдәм итә. Фортепиано - Садовская Светлана Викторовна, синтезатор - Ашанцева Маргарита Юрьевна, гитара - Татьянина Ольга Николаевна, фольклор сәнгате –Галкина Марина Владимировна һөнәрләре буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Балалар сәнгать мәктәбе сәнгать бүлегенең 1-2 нче сыйныф укучылары туку станогы белән танышу һәм аның тарихын белү максатында туган як тарихы музеенда булдылар.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында укытучылар Динмөхәммәтова Галия Минзаһит кызы, Шәфикова Рәмзия Ринат кызы, Шакирова Гүзәл Фазыл кызы 1-4 сыйныф укучылары өчен «Туган Татарстан символлары» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар туган як тарихы һәм мәдәнияте, Татарстан символикасы белән таныштылар.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында укытучы Султанова Наталья Александровна балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегенең 7 сыйныф укучылары белән «Татарстан рәссамнары иҗаты» дигән темага лекция-әңгәмә үткәрде.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 22 гыйнварда балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында «Татар музыкасы кичәсе» узды. Чара үсеп килүче буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатен үстерү һәм пропагандалау максатыннан үткәрелде. Татар композиторлары әсәрләренең иң яхшы башкаручылар дипломнар белән бүләкләнде.
Район инвалидлар оешмасы делегациясе «Без күп-Губерния бер генә" дигән чарада катнашты
Үзәк балалар китапханәсендә Чирмешән лицееның 2 нче сыйныф укучылары белән «Могҗизалар урманы» дигән экологик сәяхәт үткәрелде.
Лашман һәм Күтәмә авыл җирлекләре үзешчәннәре тамашачыларга концерт номерлары бүләк итте.
Түбән Чегодай авыл мәдәният йортында Казанка авыл клубы һәм Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты коллективлары чыгыш ясады.