Тамашачылар Югары Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәрен алкышларга күмделәр

2018 елның 27 гыйнвары, шимбә

Үзешчәннәр смотры кысаларында 25 январьдә балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә Югары Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәре "Бердәмлектә безнең көч" концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Концертта 40тан артык кеше катнашты, 20 концерт номеры күрсәтелде.  Үзешчәннәр концерт программасында Чирмешәндә төрле милләт халыклары дус яшәвен күрсәттеләр, дүрт телдә сәләмләделәр, тамашачыларны  милли ашлар белән сыйладылар. Тамашачылар үзешчәннәрнең чыгышларын алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International