Девичья Поляна, Сосновка һәм Ульяновка авылларында халык җыеннары узды.
Халык җыенында район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйваларын башкаручы Илфат Шәйдуллин, "Әккәрәй" җәмгыяте инвестор - җитәкчесе Виктор Сутягин һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдиновның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте. Ульяновка авыл җирлегенә керүче биш авылды: Ульяновка, Нагорный, Саминовка, Сосновка, Девичья Полянада 322 йортта 766 кеше яши. Авыл җирлегендә 136 мөгезле эре терлек, шуларның 52се савым сыеры. 2016 елда - 65352 литр, 2017 елда 103287 литр сөт тапшырылган.
2017 елгы үзсалым акчасы урам яктырткычлары урнаштыруга һәм хезмәт күрсәтүгә, каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыю урыны төзекләндерелгән, кыш айларында авыл урамнарын кардан чистартуга тотылган.
Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Илнур Гыйлмутдинов 2017 елда авыл җирлегендә хәл һәм мошенниклык очраклары турында сөйләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm сайтында белергә була.
РФ Пенсия фонды район идарәсе яңалыклары турында клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина сөйләде.
Узган елда РФ Пенсия фондының район идарәсе 928,5 миллион сум күләмендә түләүләр башкарган, ягъни 2016 ел белән чагыштырганда, 69,1 миллионга күбрәк.
Бүген идарәдә 5896 пенсионер исәптә тора, бу - барлык район халкыннан 29 процентка күбрәк. 740 пенсионер предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәтләрен дәвам итәләр. 2017 елда идарә тарафыннан 333 кешегә пенсия билгеләнде.
Районда федераль ташламаларга ия 2000ләп кеше айлык акча түләүләр ала. 1 гыйнварга социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аның урынына акчалата түләү алучылар саны - 1279 кеше, ягъни ташламаларга ия булучыларның 61,7 проценты.
Ел нәтиҗәләре буенча, пенсия фонды идарәсе Ана (гаилә) сертификаты алуга 60 гариза кабул иткән. Бу программа гамәлгә кергәннән бирле, районда барлыгы шундый 1285 гариза кабул ителгән, ә инде 1085 кеше идарәгә Ана капиталы акчаларын куллану гозере белән бәйле мөрәҗәгать иттеләр. Бу юнәлеш буенча барлыгы 386,3 миллион сум акча күчерелде.
2018 елда өлкән кешеләрне ниләр көтә соң?
Эшләмәүче пенсионерларның иминиятләү пенсияләре һәм аларга өстәп билгеләнгән түләүләр күләме, 2017 елда инфляция күләменә карап, быел 1 гыйнвардан 3,7 процентка артты. Ә инде 1 апрельдән дәүләтнең пенсия белән тәэмин итүе буенча, шул исәптән социаль пенсияләр дә 4,1 процентка индексацияләнәчәк. Бу пенсияләр эшләмәүчеләргә, эшләүче пенсионерларга да өстәлә.
Федераль ташламаларга ия булучылар ала торган айлык акчалата түләүләрнең күләме 1 февральдән 3,7 процентка индексацияләнде. Ә менә Ана капиталы күләме шул күләмдә кала – 453 мең 26 сум. Әлеге программада 2022 елга кадәр катнашырга мөмкин.
Икенче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләр ана капиталын алганда, бала 1 яшь ярымга җиткәнче, аны айлык түләүләргә (8940 сум) куллана ала. Әмма бу акчалар соңгы 12 айда җан башына уртача кереме 13173 сумнан артмаган гаиләләргә генә кагыла.
Район башкарма комитеты җирәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин 2017 елда райондагы күрсәткечләр турында сөйләде.
Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды.