Бүген дүртенче чакырылыш Чирмешән муниципаль районы Советының утыз бишенче утырышы узды

2023 елның 2 июне, җомга

Район Советы утырышын Чирмешән муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе Айбатов Рамил Тәлгать улы алып барды.

2023 елның 28 маенда районда Иске Котыш авыл җирлегенең 3 нче бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутатлар сайлаулары узды. Сайлаучыларның күпчелек тавышлары «Бердәм РОССИЯ» сәяси партиясеннән төп кандидат Надежда Габдрашитовна Гомәровага бирелде.

31 майда Иске Котыш авыл җирлегендә авыл җирлеге Советының оештыру утырышы узды, анда Гомәрова Надежда Габдрашит кызы район Советына авыл җирлеге вәкиле итеп сайланды.

Район башлыгы Рамил Айбатов Надежда Габдрашит кызын котлады, алга таба эшендә уңышлар теләде, Чирмешән муниципаль районы Советы депутаты таныклыгын һәм билгесен тапшырды.

Депутатларның бертавыштан тавыш бирү юлы белән көн тәртибе планы нигез итеп кабул ителде.
Көн тәртибе  буенча чыгыш ясадылар:
1. Ачык тавыш бирү барышында Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары вазифасына Гомәрова Надежда Габдрашит кызын сайларга дигән бертавыштан карар кабул ителде.

2. 2022 елда Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында районның финанс – бюджет палатасы рәисе урынбасары Харисов Радик Равхат улы чыгыш ясады.

2022 елда Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы еллык хисапны тышкы тикшерү нәтиҗәләре буенча Әхмәдуллин Рамил Исмәгыйль улы – районның контроль - хисап палатасы рәисе чыгыш ясады.

3. ТР Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлегенең генераль планын раслау турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вильданов Муса Габделхак улы чыгыш ясады.

4. Чирмешән муниципаль районы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен һәм бюджет өлкәсе аерым оешмалары хезмәткәрләрен бүләкләү турындагы нигезләмәне раслау хакында сүз район советының юридик бүлеге башлыгы Рунова Татьяна Викторовнага бирелде.

5. «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр, шулай ук Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр турында белешмәләр бирү турында Нигезләмәне раслау хакында " 2016 елның 17 мартындагы 35 номерлы Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советы карарын үз көчен югалткан дип тану турында, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында район советының юридик бүлеге башлыгы Рунова Татьяна Викторовна чыгыш ясады.

6. 2023 елда Чирмешән муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру турында сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муксинова Ләйләгул Вәгыйз кызына бирелә.

7. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Галиева Ольга Николаевна Чирмешән муниципаль районының спорт объектларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен сөйләде.

Нигез итеп алынган барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан уңай карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International