Туган як тарихын өйрәнү музеенда Яшина Мария Платон кызының хезмәт эшчәнлегенә багышланган күргәзмә эшли. Ул 1923 елның 23 ноябрьдә Татарстанның Чирмешән авылында дөньяга килә. Бөтен гомерен туган авылына багышлый . Яшь чагыннан ук "Кызыл Октябрь " колхозында хезмәт итә. Хезмәт эшчәнлеге -30 ел.1942 нче елда механизаторлар курсын тәмамлый. Сугыштан соңгы чорда 3нче номерлы тракторлар бригадасында эшләвен дәвам итә һәм шунда пенсия яшенә кадәр эшли.Бер ничә дистә район һәм республика куләмендәге әһәмияткә ия мактау кәгазьләре белән буләкләнә.1963 нче елда "РСФСРның Атказанган механизаторы" ,1970 нче елда "ТАССРның Атказанган механизаторы" дигән бөек исемнәргә лаек була. 1964 нче елда СССР комитеты карары буенча халык хуҗалыгы эшчәнлеге күргәзмәсендә бакыр медаль белән бүләкләнә. 1965 нче елда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү Министрлыгы һәм Үзәк Комитеты профсоюз эшчеләре исеменнән "РСФСРның авыл хуҗалыгы социалистик ярышында җиңүче" билгесе бирелә.
Мария Платон кызына 23 ноябрьдә 90 яшь тула.