ЯҢАЛЫКЛАР



12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
12 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында район башлыгы урынбасары М.Т.Батыршина районның авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә уздырды.
"Корыч ябалаклар" Чирмешән командасы Татарстан Республикасы Беренчелегенә хоккей буенча ярышларда катнашуын дәвам итә.

  Бәркәтә һәм Түбән Кәминкә мәктәбе укучылары “Туган як тарихын өйрәнү” музеенда 

Районыбызнын артистлары ТНВ каналынын "Жырлыйк эле" тапшыруында катнашты.
3 ноябрь көнне “Чирмешән“ физкультура-савыктыру комплекслы спорт залында алтмышлап спортчы -   мәктәп укучысы милли көрәш буенча ярышларда көч сынашты.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
10 ноябрь көнне “Чирмешән“ физкультура-савыктыру комплекслы спорт залында Россия күләмендә узучы «КЭС-БАСКЕТ»  баскетбол буенча яшүсмерләр ярышының муниципаль этабы узды. 

Районның халыкны социаль яклау булеге"Җир планетасы"исемле конкурс уздырды.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга

       Туган як тарихын өйрәнү  музеенда  Яшина Мария Платон кызының хезмәт эшчәнлегенә багышланган күргәзмә эшли. Ул  1923 елның 23 ноябрьдә Татарстанның Чирмешән авылында дөньяга килә. Бөтен гомерен туган авылына багышлый . Яшь  чагыннан ук "Кызыл Октябрь " колхозында хезмәт итә. Хезмәт эшчәнлеге -30 ел.1942 нче елда механизаторлар курсын тәмамлый. Сугыштан соңгы  чорда 3нче номерлы тракторлар  бригадасында эшләвен дәвам итә  һәм шунда пенсия яшенә кадәр эшли.Бер ничә дистә район һәм республика куләмендәге әһәмияткә ия  мактау кәгазьләре  белән буләкләнә.1963 нче  елда  "РСФСРның Атказанган механизаторы" ,1970 нче  елда "ТАССРның Атказанган механизаторы" дигән бөек исемнәргә лаек була.       1964 нче елда  СССР комитеты карары буенча  халык хуҗалыгы эшчәнлеге күргәзмәсендә бакыр медаль белән бүләкләнә. 1965 нче  елда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү  Министрлыгы һәм Үзәк Комитеты  профсоюз эшчеләре исеменнән  "РСФСРның  авыл хуҗалыгы социалистик ярышында  җиңүче"   билгесе  бирелә.

       Мария Платон кызына  23 ноябрьдә  90  яшь тула.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International